Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Нурлатта гражданнарны кабул итте.
Нигездә алар төрле түләүләргә кагылышлы иде. Соңрак Наталья Владимировна районның социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева озатуында социаль яклау бүлеге коллективы белән очрашты.