Нурлат станциясендәге Полиция линия пункты МВДның тимер юл транспортындагы Ульян линия бүлегенең структур подразделениесе булып тора. Аның карамагында Погрузная станциясеннән алып Клявлинога кадәр булган территория. Хезмәткәрләрнең төп бурычы пассжир һәм йөкләр ташудагы иминлекне саклау, террорчылыкка, корал, шартлаткыч матдәләр һәм наркотикларның таралуына юл куймаудан, җинаятьләрне профилактикалау һәм булдырмаудан гыйбарәт. Коллектив һөнәри бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршы ала. “Оператив-служба эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, быелның башыннан бирле наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле – 3, корал һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы 1 җинаять ачыкланды, ведомство карамагындагы объектлардан тимер юл эшләнмәләрен урлау очрагы булдырмый калынды”, – ди Нурлат станциясендәге линия пункты начальнигы Яков Колесников. Шулай ук подразделение хезмәткәрләренең намуслы эшләүләрен билгеләп үтте.