Нурлат районының 90 -еллыгына һәм шәһәр көненә багышланган чаралар зур бәйрәм концерты белән төгәлләнде.
"Театр" скверында Татарстанның популяр артистлары чыгыш ясады. Аларның күбесенең язмышлары Нурлат белән бәйле.
Нурлатлылар исеменнән башкала артистларына рәхмәт сүзләрен район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җиткерде.