Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Бу көн районыбызда үткәрелә торган чаралар арасында үзгә урын алып тора. Чөнки нурлатлыларның күбесе үз тормышларын әлеге һөнәр белән бәйләгән.
Республикабыз һәм шул исәптән Нурлатыбызның иминлеге һәм бай тормышы күбесенчә нефть һәм газ сәнәгате белән бәйләнгән.
Бәйрәмегез уңаеннан сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелемнән сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы