Кадерле нурлатлылар!
Сезне чын күңелемнән районыбызның 90 еллыгы белән котлыйм!
Районыбыз тарихы төрле еллар дәвамында аның алдагы үсешенә ышанычлы нигез салган меңләгән кешенең язмышы белән тыгыз бәйләнгән.
Районыбыз юбилеен без Бөек Җиңүнең 75 еллыгында бәйрәм итәбез.
Безнең төп байлыгыбыз – кешеләр. Районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарыбызга, җәмәгать тормышында актив катнашучыларга , авыл хуҗалыгы, төзелеш, социаль-мәдәни һәм башка тармакларда эшләүчеләргә ихтирам сүзләрен җиткерәсем килә.
Нурлат заманча, ямьле, уңайлы шәһәргә әйләнеп бара. Ихлас күңелдән районыбызның чәчәк атуын телим.
Ныклы сәламәтлек, иминлек, тормышыгызда һәм хезмәтегездә уңышлар телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы