Геройлар истәлегенә ярышлар узды

2013 елның 17 феврале, якшәмбе

Иске Чаллы урта мәктәбе директоры Владимир Белогубов әйтүенчә, бу ярышлар инде 45нче тапкыр уздырыла икән, һәм аңа һәр елны ныклап әзерләнәләр. “Быел да безгә “Нурлат сөте”, “Нурлатлес” җәмгыятьләре, авыл эшмәкәрләре, якташ-геройларыбызның туганнары һәм башкалар бик нык булышты”, – диде ярышларны ачу тантанасында Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Юрий Иванов.  Аннан катнашучыларга Николай Синдряковның тормыш юлы, унтугыз яшьлек геройның батырлыгы турында кыскача гына сөйләделәр. Ярышлар исә эстафета һәм шәхси беренчелек буенча уздырылды. Мисал өчен, эстафетада сигез команда көч сынашты, шәхси беренчелектә дә алтмышлап чаңгы сөюче стартка басты. Шулай ук ветеран спортчылар да актив катнашты. Соңыннан җиңүчеләр һәм призерларга грамота-медальләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International