Гакыйль Сәгыйровның юбилее уздырылды

2013 елның 17 феврале, якшәмбе

Гакыйль Сәгыйров Октябрь районының Әхмәт авылында дөньяга килгән, туган авылында башлангыч белем алганнан соң, берничә ел күрше Биккол авылында укыган. Биредә 2000нче елда,  шагыйрь әле үзе исән вакытта, аның хәер-фатихасы белән мәктәп музее ачылган иде. Шагыйрьнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында ул тагын да киңәйтелде, баетылды һәм шимбә көнне чарада катнашучылар бирегә килеп Гакыйль Сәгыйровның тулы тормыш һәм иҗат юлын күзаллый алдылар. Чарага шагыйрьнең Димитровград шәһәрендә яшәүче туганнары да килгәннәр иде, алар арасында үзенең тормыш иптәше Халидә ханым белән бертуганы Наил Сәгыйровлар, Ульян өлкәсеннән Шәкүровлар гаиләсе һ.б.лар бар. Кичә шагыйрьнең иҗатын олылау, хәтер яңарту рәвешендә, шигырь-җырлар белән үрелеп барды, алга таба аның исемен мәңгеләштерү турында да сүз булды. Шунда ук районда юбилей кысаларында үткән конкурсларга нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International