Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлаттагы төзелеш эшләре барышы белән танышты. Республика программасы буенча Тимер юлчылар микрорайонда ятим балалар өчен төзелүче 4 фатирлы өч йорт һәм Түбән Нурлат микрорайонында күпфункцияле үзәк төзелешләрендә булды.
Район башлыгы төзелеш мәйданчыкларында тормыш иминлеге тәэмин итүче службалар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.