Бүген 75 ил халкы белән бергә нурлатлылар "Җиңү диктанты" халыкара тарихи акциясендә катнаштылар.
Диктант язуны үткәрү мәйданчыгы булып шәһәрнең 3нче мәктәбе билгеләнде. Биредә 10 аудиториядә 120 укучы һәм өлкән нурлатлылар диктант яздылар. 150 нурлатлы тестлаштыруны онлайн-форматта үтте. Алар алдан рәсми сайтта теркәлү узганнар. Диктантның нәтиҗәләре дә биредә урнаштырылачак.
«Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы белән бәйле 20 мәсьәләне үз эченә алды. аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк иде.