Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин "Сөләйманов Ә.И" КФХсының алдынгы комбайнерларын бүләкләде.
Хәзерге момонтка Рәмис Нямаев лидерлык итә, ул комбайн бункерыннан 5811 ц. бөртек бушаткан. Ришат Гафуров аннан бераз гына калыша. Аның күрсәткече - 5243 ц. Илгиз Әндарҗанов лидерлар өчлегенә керде.
Бүген алар һәм ярдәмчеләре район башлыгы кулыннан акчалата сертификатлар алдылар. Хуҗалыкта урып - җыю эшләре соңгы гектарларда бара.