Транспорт хәрәкәтендә чикләүләр

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында,  4 сентябрьдә 23.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькәчә Карл Маркс урамында (Гыйматдинов урамыннан алып район үзәк хастаханәсе янындагы юл боҗрасына кадәр) автомобиль хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Хөрмәтле, машина йөртүчеләр, хәрәкәт маршрутын алдан хәл итүегез сорала.  Бәйрәм көнне шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен Кариев урамындагы "Шифа", Гыймматдинов урамындагы "Эссен" сәүдә үзәкләре, Хәммәдиев урамында район үзәк хастаханәсе янында һәм полиция каршысында машина кую урыннары эшләячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International