Нурлатлыларны Яшьләр парламентына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирергә чакыралар

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Нурлат районыннан  Яшьләр парламентына депутлыкка кандидатлыкка 26 кеше гариза тапшырган. Тавыш бирү 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Яшьләр парламентына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелә. Кандидатлар өчен тавышны 14-35 яшьлек Татарстан халкы бирә ала. Онлайн-тавыш бирү районнар буенча үткәрелә-сайлаучылар яшәгән районның муниципаль Яшьләр парламентына сайланучы кандидатлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Үз тавышыңны бирү өчен "ТР халкының сораштырулары" бүлегенә керергә һәм "Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү"н сайларга кирәк. Бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин, әмма бер яки берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International