Нурлатта мөселман китапханәсе ачылды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Нурлатның Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә китапханә эшли башлады. Аның фондына ислам тематикасы белән китаплар кергән.  Шул көннәрдә Нурлат мөхтәсибәтенә Диния Нәзарәтенең "Хозур" Нәшрият йорты тарафыннан  нәшер ителгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары кайтты. Мөхтәсибәттә әйтүләренчә, китапханә башка китаплар белән дә тулыландырылган.  Якташыбыз Илнур Вәлиев та мөселман китапханәсенә китаплар бүләк иткән.

Алга таба биредә уку залы  җиһазлау планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International