Сђхнђдђ – татар яшьлђре

2013 елның 15 феврале, җомга
Шаяннар џђм тапкырлар клубы уеннары гадђттђ студент командалары арасында џђм нигездђ рус телендђ уза. Ђ татарча, милли ШТК командалары оештыру хђлдђн килмђслек эш тњгел икђн њзе. Шђџђрнећ 9нчы урта мђктђбенећ татар теле џђм ђдђбияты укытучысы Гљлия Галлђмова узган елныћ август аенда Бљтендљнья татар конгрессында катнашып кайткач, татар яшьлђренећ тормышы белђн “яна” башлый.
- Бу юнђлештђ эшне башлап ќибђрњдђ конгресс зур этђргеч булды. Аннан Яр Чаллы шђџђрендђ узган ШТК уеннарында укучылар белђн катнашып кайткач, ни љчен њзебездђ дђ командалар булдырмаска дигђн фикер белђн район башкарма комитетыныћ яшьлђр эшлђре џђм спорт бњлегенђ юл тоттым, - ди ђлеге проектныћ авторы Г.Галлђмова. Яшьлђр тормышы белђн янып йљргђн кешегђ бњлек ќитђкчесе Ђ. Нђбиуллин да, район мђгариф бњлеге ќитђкчесе Г.Юнысов та ярдђм итђргђ сњз бирђ.
- Менђ шул кљннђн бар да кљйлђнеп китте. Шђџђр мђктђплђре завучлары белђн сљйлђшеп, командалар булдырдык. Џђм џђр атнаныћ дњшђмбе џђм ќомга кљннђрендђ 9 нчы мђктђпкђ ќыелып, алар белђн эшли башладык. Без укучылар командалары арасында узган ШТК уеннарын сезон ачышы дип атадык,  Безгђ Яр Чаллы шђџђрендђге коллегаларыбыз да ярдђм итђргђ ђзер. Алар тиздђн мастер-класслар бирергђ ќыеналар, - ди Гљлия.
Ђ бу кљнне шђџђр Мђдђният сараенда очрашкан 6 команда – “Тђгђрмђчлђр” (8нче мђктђп), “Ђбинур” (гимназия), “Тукталыш” (2нче мђктђп), “Нурлат шикђре” (1нче мђктђп), “Дњрт тавык џђм бер ђтђч” (4нче мђктђп), “Икегђ ике” (9нчы мђктђп) тамашачыларга бик матур уен књрсђттелђр. “Беренче коймак тљрле була” дисђлђр дђ, командалар уенга зур ђзерлек белђн килгђн булып чыкты. Визит карточкасында да, разминкада, љй эшендђ сценарийлђр дђ, уенныћ тематикасы џђм шаяртулар да тиешле дђрђќђдђ эшлђнгђн иде. Техника, аеруча микрофоннарныћ начар эшлђвен, жюри ђгъзаларыныћ татар ШТК уенын русча хљкем итњен џђм башка вак-тљяклђрне исђпкђ алмаганда, очрашу уены матур узды. Очколар исђбе буенча уенда шђџђрнећ 9нчы мђктђбе – I, гимназия – II, 1 нче мђктђп III урынга чыкты. Џђр алты командага да яшьлђр эшлђре џђм спорт бњлеге истђлек бњлђклђре џђм Мактау грамоталары тапшырды. Котлаулар барышында районныћ бер тљркем актив яшьлђре Рђхмђт хатлары белђн дђ билгелђп њтелде.
Командаларны котларга килгђн район башкарма комитеты ќитђкчесе урынбасары Р.Сингатуллина да, мђгариф бњлеге ќитђкчесе Г.Юнысов та ђлеге яћа башлангычныћ озын гомерле булуын телђделђр. Гомумђн, яшьлђр эшлђре џђм спорт бњлеге ќитђкчесе Ђ.Нђбиуллин сњзлђренђ караганда, рус џђм чуваш командаларын туплау да планда бар икђн. Нурлатныћ шђџђр мђктђплђре командалары ШТК уеннарын системалы итњ ягында. Чираттагы очрашуныћ темасын, уенныћ башка мљџим мђсьђлђлђрен кайгырта башлаганнар инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International