Алмаз Әхмәтшин ТР экология һәм табигый ресурслар министрына Кондырча елгасының үзәнен турайту эшләренең барышын күрсәтте

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән бергә Кондырча елгасының үзәнен турайту эшләренең барышы белән таныштылар. Бүгенге көндә Югары Нурлат микрорайонындагы су объекты участогында эшләр бара һәм быел төгәлләнергә тиеш. Проект «2014-2021 елларга Татарстан Республикасының су хуҗалыгы комплексын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында «Әйләнә-тирәлекне саклау, Татарстан Республикасы табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International