Билгеле булганча, 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарыла. Хәзер исә сугышчы-әфганчыларга Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да кушылды. 15 февраль исә аларның барысын да искә алу, ә дәһшәтле вакыйгалардан исән-имин көе чыкканнарны хөрмәтләү көне. Бу көнне Нурлатта да сугышчы-әфганчылар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында митинг узды. Анда Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Наил Шарапов, район хәрби комиссары Радик Сәймуллов, район ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова катнаштылар, һәлак булган якташларыбыз истәлегенә веноклар салдылар. Аннан митингта катнашучылар яу кырларында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингта шулай ук сугышчы-интернационалистлар исеменнән Александр Царев, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташыбыз Алмаз Фәхретдиновның әнисе Әлфия ханым чыгыш ясадылар. Соңыннан сугышчы-интернационалистлар хатирәләр уртаклашуларын чәй табыннары артында дәвам иттеләр.
Бүген Нурлат районында төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 500дән артык ветеран яши.