Заманча чаңгы базасында нурлатлылар чаңгы спорты белән бергә, скандинавиячә йөрү, җиңел атлетика буенча да шөгыльләнә алалар. Объект чишенү бүлмәсе, бәдрәф, тренер, чаңгыларны саклаубүлмәләре белән җиһазландырылган. Кар машинасы өчен дә урын бар.
Тантаналы чара район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, чаңгы ярышлары Федерациясенеидарәчесе Денис Блохин катнашында узды.