Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Белем көне белән котлавы!

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле педагоглар һәм әти-әниләр, кадерле укучылар, студентлар! Чын күңелдән сезне Белем көне-яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм!

1 нче сентябрь һәркемгә үзенчә якын бәйрәм. Укучылар һәм студентлар өчен укытучылар һәм дуслар очрашу, яңа ачышлар, тәэсирләр белән тулы булса,  олылар өчен бәхетле балачак, яшьлек турындагы истәлекләр белән бәйле. 

Яңа уку елы укучыларга тирән белем, мавыктыргыч ачышлар, уңышлар  алып килсен. Педагогларга һөнәри үсеш, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, ә әти - әниләргә - балалары өчен горурлык телим.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International