Актив нурлатлылар Татарстан республикасы көнен спорт мәйданчыкларында үткәрделәр

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Спорт чаралары шәһәрнең төрле микрорайоннарында узды. 

"Спорт" паркы стадионында футбол буенча тренер - укытучы Фәнис Гобәйдуллин истәлегенә блицтурнир узды. Турнирда Нурлат шәһәре җиңү яулады. 

Үзәк паркта 10 команда арасында пляж волейболы буенча ярышлар узды. Спортның бу турендә Нурлат районы электр челтәрләре командасы җиңү яулады. 

"Грани" мәдәни-ял үзәге территориясендәге спорт мәйданчыгында стритбол буенча турнир үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International