"Татнефть" ПАОсы генераль директоры Наил Маганов Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Нурлатта яңа объектлар белән таныша.
Хәзерге сәгатькә алар Югары Нурлат микрорайонындагы ат спорты мәктәбенең яңа манежында булдылар. Нурлат ат заводын реконструкцияләүгә "Татнефть" ПАОсы 2017 елдан 2020 елга кадәр 176,54 миллион акча бүлеп бирде. Төзелеш эшләре дәвам итә.
Эш сәбәре кысаларында Наил Маганов һәм Алмаз Әхмәтшин "Киләчәк" Балалар иҗат үзәгендә булдылар. Чираттагы нокталар - Балалар сәнгать мәктәбе, Кард Маркс урамы.