Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте. Тантаналы чарада Нурлаттан Андриян һәм Юлия Григорьевлар гаиләсе катнашты.