25,2 мең гектарда ашлык суктырылган, бу - барлык мәйданнарның 67 проценты.
Һава торышының көйләнүе нурлат аграрийларына урып-җыю темпларын арттырырга ярдәм итәчәк. Соңгы ике көн эчендә район хуҗалыкларында 4 меңнән артык гектарда җөртеклеләр җыеп алынган. Район буенча уртача уңыш гектардан 44,1 центнер.