Микрорайоннардагы очрашуларның чираттагысы тимер юлчылар бистәсендә үтте

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе

Узган атнада үткән орчашуда 8нче мәктәпнең актлар залы шыгрым тулы иде. Шәһәрдәге иң “карт”микрорайоннарның берсендә яшәүче халык район башлыгы Наил Шарапов, районның яшәешне тәэмин итүче службалары, социаль учреждениеләре җитәкчеләре белән турыдан-туры аралашырга, сорауларын бирергә һәм аларга конкрет җаваплар алырга дип килгән иде.Иң башта катнашучыларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов мөрәҗәгать итте, ул шәһәрне төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары барган вакытта тәкъдимнәрне Нурлат муниципаль районы сайтында калдырып булганлыгын әйтте. Аннан “Комфорт” ТСЖсы рәисе Марина Демидова ел буена башкарылган эшләр турында сөйләде, саннар китерде. Проблемаларны да әйтте. Мисал өчен, Куйбышев ур., 35 һәм Пионер ур., 35тәге йортларга капиталь ремонт кирәк икән. Аларның беренчесе уңаеннан район башлыгы әлеге йортта быел язын түбәсен ремонтларга, ә киләсе елга йорты капремонт программасына кертергә тәкъдим итте, моны йортта яшәүчеләр хуплады. Гомумән, очрашу барышында шактый мәсьәләләргә тукталды һәм күбесе буенча конкрет тәкъдимнәр булды. Соңыннан район башлыгы ышаныч баглаганнары өчен халыкка рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International