Якушкинода гражданнар җыены якташларны бүләкләү белән дәвам итте

2020 елның 14 августы, җомга

Район җитәкчелегенең авыл халкы белән очрашуларының чираттагысы Якушкино авылында узды.  Авыл җирлеге халкы беренче яртыеллыктагы эшчәнлеккә хисап ясап, алда торган чорга планнар билгеләделәр. 

Әлеге мәсьәләләр буенча җентекле доклад белән авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хабибуллин чыгыш ясады. 

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин хәзер күп нәрсәнең халыкның активлыгыннан торуын билгеләп үтте. Очрашу актив якташларны бүләкләү белән дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International