Нурлатта “Татарстан чаңгы юллары-2013” спорт бәйрәме узды

2013 елның 9 феврале, шимбә

Стартка басучылар арасында мәктәп укучылары, укытучыларыннан тыш, районның оешма-предприятиеләре дә актив катнашты. Шулай ук күрше Самара өлкәсенең Чаллы Башы, Шентала районнарыннан да күпләп килгәннәр иде. Ярышларны райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин ачып җибәрде. Ул бу ярышларның инде традициягә кергәнлеген һәм 10 февральдә илебезнең барлык төбәкләрендә дә  “Россия чаңгы юллары-2013” узышларының үткәреләчәген билгеләп үтте.

Ярышларның нәтиҗәләре буенча, үз яшь категорияләрендә призлы урыннар алучыларның барысына да грамота-медальләр тапшырылды. Универсиада елына багышлап символик 2013 метрлы дистанциягә VIP-узыш та үткәрелде, анда интернат-мәктәп директоры Линар Манәпов беренче килде. Шулай ук Евгений Янилкин, Аркадий Романов, Иван Белов, Петр Казаков, Валерий Трофимов кебек ветеран-спортчылар да үзләренең яхшы физик формада икәнлекләрен расладылар. Призерларны һәм барлык катнашучыларны райбашкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков, аның урынбасары Рәмзия Сингатуллина да котладылар. Һади Садыйков ярышларның матур узуын билгеләп үтте һәм районның иң оста чаңгычыларыннан торган җыелма командасын даими рәвештә “Чияле Алан” базасындагы трассага шөгыльләнергә йөртергә кирәк, дигән тәкъдим дә кертте.

Кыскасы, Нурлатта “Татарстан чаңгы юллары-2013” ярышларының быелгысы да массакүләм зур спорт бәйрәменә әверелде: көне буе музыка яңгырап торды, шулай ук катнашучылар һәм кунаклар “Ләззәт” кафесы әзерләгән шашлык, пылау, өчпочмак, башка тәм-томнардан авыз итә алды, рәхәтләнеп чәй эчте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International