Нурлатта мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итү башланды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бу атнада районның мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланды. Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Чәчәк Газизова рәислегендәге махсус комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә. 

Роспотребнадзор һәм янгын күзәтчелеге таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International