Тимерлек авыл җирлеге халкы район җитәкчелеге белән очрашты

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Тимерлек авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Анда  Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә ресур белән тәэмин итүче службалар, төрле ведомстволар җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар. 

Алмаз Әхмәтшин авыл халкына фермалар, кооперативлар төзүдә ярдәм итүче дәүләт программалары хакында сөйләде, актив булырга чакырды. Шулай ук район башлыгы район башкарылучы масштаблы эшләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International