"Сөләйманов Ә.И." КФХ кырларында урак барышы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров танышты.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Бикүле авылы янындагы кырда авыл хезмәтчәннәрен сәламләде.
"Нурлат районы кырлары бик матур, чиста. Район лидерлар рәтендә. Бүген ул 80 мең тонна бөртек җыеп, 50 процент чикне узды", - дип билгеләп узды авыл хуңалыгы министлыгы башлыгы.