Бу көннәрдә Нурлат муниципаль районының Чулпан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллин зур сөнеч кичерә.
Нурлат автомобиль юллар идарәсе юлчылары олы юлдан алып ветеран йортына кадәр вак таш белән юл түшәделәр. НУАД начальнигы Рәфис Сафиуллин әйтүенчә, әлеге эш республика программасы кысаларында эшләнә.