Республика программасы кысаларында Нурлат районының Чулпан авылында спорт объекты - футбол мәйданчыгы төзеделәр.
Тантаналы чара Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды. Алар авыл халкын шундый мөһим вакыйга белән котладылар.