Быел бәйрәм Бөтенроссия олимпия көненә һәм ТАССР оешуга 100 елга багышланган.
Чаралар берничә мәйданчыкта узды. Иртән "Театр" скверында узган тантаналы чарада спортчыларны, ветераннарны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роберт Газизуллин котлады.