Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин эш сәфәре кысаларында Илюткино авылында Ойбек Худояров крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды.
Ойбек Худояров үзенең фермерлык хуҗалыгын моннан бер ел элек оештырган. Хәзер ул көннән - көн зурая бара. Бүген фермер хуҗалыгында 75 баш ат, 180 баш эре мөгезле терлек, 400ләп баш сарык һәм кәҗә асрала.