Нурлат - "ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы" проектында катнашкан алтынчы район булды. Әләмне кабул итү уңаеннан "Театр" скверында тантаналы чара узды. Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин әләмгә район символы – гербны урнаштырды.