Анда район Советы рәисе Наил Шарапов, ТР Дәүсоветы депутаты Илгиз Салихов һәм район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова катрнаштылар. Депутатлар 2012 елга һәм 2013-2014 елларның пландагы чорына район бюджеты буенча үзгәрешләр кертү, участок сайлау комиссияләре составларына билгеләү өчен биш ел срокка хәлиткеч тавышка ия кандидатураларны тәкъдим итү турындагы мәсьәләләрне карадылар.