"Театр" скверы сәхнәсендә тантаналы шартларда "Бөек Җиңү" балалар рәсемнәр конкурсы һәм сәнгатьле уку конкурсы җиңүчеләрен котладылар.
Чараның беренче этабында 45 яшь нурлатлы катнашты. Нурлат ДОСААФы идарәсе рәисе Радик Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, иң яхшы иҗади эшләр икенче этапта катнашачак.