Быел 15 июльдән соң туган балаларга СНИЛСны Пенсия фондына гариза бирмичә дә рәсмиләштереп була. Баланың СНИЛС номеры турында мәгълүмат автоматик режимда РФ дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта биреләчәк. Бу турыда Пенсия фондының Нурлат районара идарәсе хәбәр итә.
Россия Пенсия фонды мәгълүмат системасында ЗАГС реестрыннан кергән бала туу турында белешмәләр барлыкка килгәннән соң, баланың шәхси счет номеры автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында әнинең шәхси кабинетына җибәреләчәк.
Әлеге сервисны РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата-аналар карый ала.
Балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен СНИЛСның элеккечә рәсмиләштерү тәртибе саклана, чөнки кирәкле белешмәләрне бары тик уллыкка алучылар үзләре генә бирә ала.