"Нурлат-күз алдында матурая. Бу - район җитәкчелегенең хезмәте", - дип үз фикерен белдерде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Нурлат районына визиты барышында.
Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында төзелеп килүче "Тулпар" Спорт сараенда һәм Балалар сәнгать мәктәбендә булды.