Шәһәрлеләрнең район һәм ТСЖ службалары җитәкчеләре белән беренче очрашулары дүшәмбе, 4 февраль көнне 4нче мәктәптә булды. Очрашуда район башлыгы Наил Шарапов та катнашты. Яшьлек микрорайоны кешеләре бүгенге көндә үз бистәләре генә түгел, ә шәһәр өчен дә актуаль булган проблемалар турында фикер алыштылар.
Әлбәттә иң күп яңгыраган сораулар ОДНга, бигрәк тә су буенчасына кагылышлы иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов бу күрсәткечнең кайдан килеп чыкканлыгын тагы бер кат җентекләп аңлатты һәм күпфатирлы йорттагыларга ОДН исәпләнелү-исәпләнелмәве аларның үзләреннән торганлыгы турында искәртте. Дружба урамындагы бер йортта яшәүчеләр үзләренең йортларыннан гаражларга ут сузылганлыгын, аннан кайбер йортларда исәпләгечләрнең фатирлар эчендә булганлыгын һәм ни управдом, ни ТСЖ вәкилләренең күрсәткечләр ала алмаганлыкларын җиткерделәр. Бу хәлдән чыгу юлын Нурлат шәһәре прокуроры Әнис Вәлиуллов тәкъдим итте: прокуратурага гариза язарга кирәк, диде ул. Аның нигезендә әлеге фактны тикшерүгә законлы хокук булачак.Бу көнне микрорайоннарны төзекләндерү, инфраструктураны үстерү буенча да сораулар күп булды, аларга район башлыгы Наил Шарапов җавап бирде.