Корбан бәйрәме быел җомга, 31 июльдә билгеләп үтелә. Бу көн Татарстанда ял көне буларак игълан ителде. Шуңа республика халкын өч көнлек ял көтә.
Нисаб күләмендәге малга ия булган мөселман кешесе өчен корбан чалу мәҗбүри. Әгәр дә кешенең түлисе бурычлары бар икән, булган акчасыннан шуларны түләргә тиешле сумманы алып калгач, 16 мең сумы калса, кеше корбан чалырга тиеш. Ипотека, кредит, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннән соң 16 мең сум акча калса, димәк корбан чалырга тиеш. Нисаб күләме быел азрак, 2019 елда - 20 мең сум иде.