Нурлатлыларны экотуризмны үстерү бәйгесендә тавыш бирергә чакыралар

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстан тавыш бирүдә 4нче урынга күтәрелде. Республика проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен priroda.life сайтының «География» бүлегенә керергә, почта яки социаль челтәрләр аша авторизация узарга, шуннан соң Россия картасында Татарстанны сайларга һәм тавыш бирергә кирәк. 

Безнең республика 5 экотуристик проект тәкъдим итте:

Лобач тавы янындагы Зәңгәр күлләрне

Кама Тамагы районындагы Юрьев мәгарәсе

Идел-Кама табигать биосфера тыюлыгы

 «Түбән Кама» Милли паркы

 Балык Бистәсе районындагы Шомбыт заказнигы территорияләрен төзекләндерү

Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International