Татарстан эшмәкәрләре "урында" бизнеска ярдәм итү чаралары буенча түләүсез консультация ала алачаклар, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге масштаблы чарага «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре даими нигездә эшләүче республиканың 32 районы җәлеп ителгән. Түләүсез консультация үз эшен ачу, финанс һәм бизнес-планлаштыру, юридик мәсьәләләр, персонал сайлау, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү, микрозайм алу, белем бирү чараларында һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу мәсьәләләренә кагылачак. Шулай ук үзмәшгуль гражданнарга иминият взносларын түләү, «Минем салым» кушымтасыннан файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешүләр төзү мәсьәләләре буенча да ярдәм күрсәтеләчәк. Ярдәмнең барлык чаралары белән шулай ук ФАСТРЕК.РФ порталында танышырга була.