Укытучыларның кышкы Спартакиадасы үтте

2013 елның 2 феврале, шимбә

Мондый чара мөгаллимнәр арасында беренче тапкыр үткәрелә. Бу спартакиада кысаларында укытучылар шахмат, чаңгы узышлары, өстәл теннисы, дарт-спорт, шорт-трек, аркан тартышу кебек ярышларда үз көчләрен сынадылар. Ярышлар 1нче мәктәпнең спорт залында, хоккей тартмачыгында һәм аэропорт территориясендәге чаңгы трассасында узды. “Бу ярышларның нәтиҗәләре буенча иң көчле укытучы-спортчыларны ачыклап, җыелма команда төзеләчәк. Әлеге команда 21 февральдә Казанда спартакиаданың республика этабында катнашачак”, – дип аңлатма бирде райбашкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International