Йорт кошлары сатып алу өчен дәүләттән субсидия алу хуҗалыклар өчен бер дигән мөмкинлек.
Быел казлар, үрдәкләр һәм бройлер - чебиләр өчен авыл халкы 140 мең сумга субсидиягә документлар җыеп тапшырдылар. Казларга һәм күркәләргә субсидия 100, үрдәкләргә - 80, бройлер чебиләренә - бер башка 30 сум тәшкил итә.