Районда беренче тапкыр Мәүлид бәйрәме зурлап уздырылды

2013 елның 1 феврале, җомга

Мәдәният сараенда узган дини бәйрәм Азан әйтүдән башланды. Чараны ачкан район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлап, мәүлидне үткәрү тарихына тукталды. Бу олы бәйрәмне мөхтәсиб район мөселманнарының Коръән ашы мәҗлесе дип атады.

Мәүлид бәйрәменең соңгы елларда шулай зур сәхнәләрдә узуы әлеге бәйрәмгә дөньяаилык төсмере дә өсти. Чарада чыгыш ясаган район башлыгы Наил Шарапов әлеге мәдәният сараеның корьән, мөнәҗәт-бәетләрне беренче тапкыр ишетүендә шиге булмавын әйтте.

– Бүгеге чара-гыйбрәтле бәйрәм. Киләчәк буын өчен үрнәк. Бу кичәдән олылар гына түгел, залда утырган һәркем хозурлык алып китәчәк, - диде Наил Шакирович үз чыгышында һәм вахабчылык мәсьәләренә дә тукталды.

Бәйрәмнең асылы тантаналы гыйбадәт кылудан гыйбарәт. Дөрес, аның гыйбадәте, йоласы юк. Күбрәк салават-шәрифләр әйтү, Пәйгамбәребез турында вәгазь сөйләү шарт. Ә бәйрәмдә вәгазьләр байтак иде. Бу көнне чарада кунак буларак чыгыш ясаган Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдхәм чыгышында әхлак, әдәп мәсьәләләре хакында бик мәгънәле сүзләр яңгырады. Якташыбыз, Фәния хаҗия Хуҗиәхмәт Мәүлид бәйрәменең туган ягында узганын иң матуры дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International