Людмила Рыбакова Нурлат сайлаучылары белән очрашты

2020 елның 17 июле, җомга

ТР Дәүләт Советы депутаты шәһәр халкы белән ишегалларын төзекләндерү һәм район үзәк хастаханәсенең  гемодиализ бүлеген җиһазландыруга кагылышлы мәсьәләләре хакында сөйләште. 

Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Людмила Николаевна сайлаучылар белән очрашты. Район үзәк хастаханәсенең  гемодиализ бүлегендә булды.

Дәүләт Советы депутаты Пионер урамы 2нче йортта яшәүчеләр белән дә очрашты. Алар балалар мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләсе белән чыккан иделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International