Фома авылында яшәүче Минҗамал Нәсибулла кызы Абдрахманова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте

2020 елның 17 июле, җомга

Туган көне белән аны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин  котлады. 

Тыл хезмәтчәне гомер бәйрәмен балалары, оныклары арасында каршы алды. Тормыш иптәше Таһир Абдрахманов белән бергә 7 бала үстергәннәр, бүген 14 оныгына һәм оныкаларына шөкерана итә. 

Минҗамал Нәсибулловна район башлыгы Алмаз Әхмәтшинны аеруча дулкынлану белән каршы алды. Алмаз Сәлимович юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк, чәчәк букеты тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International