Нурлат аграрийлары уңыш җыярга керештеләр

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

"Сөләйманов Ә.И" крестьян-фермерлык хуҗалыгында берьюлы 14 комбайн басуга чыкты. 

Шулай беренче көннән барлык комбайннарның эшкә чыгуы беренче тапкырдыр мөгаен. 

"Икмәк өлгергән. Комбайннар эшкә әзер. Аларның һәркайсының руле артында алдынгы механизаторларыбыз. Быел гомуми тырышлык белән 15 мең гектарда бөртек һәм бөртекле - кузаклы культуралар үстердек.  Барлык агротехник чаралар вакытында күрсәтелде.. Шуның нәтиҗәсе буларак, барлык басулар мул уңыш белән сөендерәләр. Барыбыз да күтәренке кәеф белән эшкә тотындык", - дңиде хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдарҗанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International