Бүген балыкчы көне билгеләп үтелә. Ир -ат еш кына балыкчы кибетенә махсус кирәк-ярак белән кызыксынса, монда гаҗәпләнер урын юк. Әгәр инде балыкчы әйберләре белән хатын-кыз кызыксынса, монда инде аны игътибарсыз калдырып булмый.
Лариса Булыгина тәҗрибәле балыкчы инде, тормыш иптәше Анатолий Григорьевич белән балык тоту мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша.