Нурлат районыныда амброзиягә каршы көрәш бара

2020 елның 11 июле, шимбә

Амброзия -кеше һәм терлекләр өчен куркыныч аллерген характерга ия. Амброзия үсемлеге зур микъдарда бүлеп чыгарган чәчәк серкәсе организмга зыян сала. Ул шулай ук балалар организмы өчен дә куркыныч. Амброзия, культуралы үсемлекләр үсешенә киртә куеп, авыл хуҗалыгы тармагына аерым куркыныч тудыра. Тамырының озынлыгы бер метрдан артып китә, туфракның дымын үзенә сеңдереп бетерә. Озынлыкка исә өч метрдан да артыграк үсәргә мөмкин, сабагын сындырган очракта да бик җиңел үз хәленә кайта, тагын да куәтлерәк булып таралып китә. Чәчәк ату вакыты - июньнән сентябрьгә кадәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International