Кадерле нурлатлылар!
Барыгызны да матур һәм якты бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм. Һәр кеше өчен гаилә - безгә көч бирүче төп байлык.
Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.
Районыбыздагы барча гаиләгә ярдәм күрсәтергә, һәрбер кечкенә нурлатның һәрьяктан үсеше һәм камилләшүе өчен шартлар тудырырга омтылабыз. Бу бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга ярату, кайгырту, җылылык бүләк иткән гаиләләргә җиткерәсем килә. Балаларның үсүен күрү, аларның зур һәм кечкенә җиңүләренә сөенү хисенең бик зур хезмәт, сабырлык соравы һәм, шул ук вакытта, иң олы бәхет булуы сезгә башкаларга караганда да ачыграк билгеле. Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, ә Нурлат районының киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора.
А.С.Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы